Чаллының 57нче гимназиясе юбилеен билгеләп үтте
57нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты.